Сафоново чишмәсенең суын балалар тикшерде

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Сафоново авылында шун­дый ук исем белән аталучы чишмә бар. Без балалар белән бергәләшеп әлеге чишмә белән таныштык. Слайдларда рәсемнәрен, ви­део­яз­масын карадык. Алар­ның бу чишмә  турында нәрсә бе­лүләре белән кызыксынганнан соң, мәгълүматлары бик аз булуы ачыкланды. Үзара фикерләшеп, чишмә турында күбрәк белергә сүз куештык. Аларга гаиләләреннән бу турыда сорап белешмә җыярга тәкъдим иттем, чөнки әти-

әни­ләрдән башка бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Көн саен иртәнге сәгатьләрдә җыелып, яңалыклар белән уртаклаштык. Балалар бер-берсен уздырып белгәннәрен сөй­ләделәр. Кемдер ял көнендә чишмә буена сәяхәт  ясаулары, чишмәгә яңа чүмеч куюлары, чишмә буен чистартулары, суның тәмен татып караулары турында сөйләде, савытларга тутырып Сафоново суын башка балаларга  авыз итәргә алып килүчеләр дә булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International