Пенсияне күрергә дә... үләргә

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Пенсия яшен 65кә кадәр озынайткач, урта статистик россияле ир-ат лаеклы ялда 9 айга якын яшәп калачак, ә кайбер регионнарда, бөтенләй пенсия­гә чыкканга кадәр яши дә алмаячак.

Хәзерге вакытка, Росстат мәгълүматлары буенча, ирләрнең гомер озынлыгы – 65,92, ә хатын-кызларныкы 76,71 ел тәшкил итә.

2017 елның 1 гыйнварыннан чиновникларның пенсия яшен арттыру турындагы закон гамәлгә керәчәк. Дәүләт эшлеклеләреннән башланган бу схеманы, иртәме-соңмы, һичшиксез барлык россиялеләргә дә җәелдерүне тәкъдим итәчәкләр. Пенсия яшен арттырудан килеп чыккан файда Финанс министрлыгы тарафыннан инде исәп­ләнелгән. Ул – елына 620 млрдтан алып 1,3 трлн сумга кадәр булырга мөмкин. Бюджет трансферты экономиясенең күләме пенсия яшен күтәрү тизлегенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International