Халыкара форумда катнашу – зур дәрәҗә

2016 елның 31 мае, сишәмбе

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», «Россиянең диңгез  индустриясе» VII халыкара форумында катнашты. 

Әлеге мәртәбәле форум Мәскәүнең  «Кунак йорты» комплексында узды. Ул Россия хөкүмәте карамагындагы диңгез  коллегиясе, Россия Федерациясенең  Транспорт,  сәүдә һәм  сәнәгать министрлыклары ярдәмендә уз­­дырылып, күргәзмә экспозиция­ләрен,  дискуссия  мәйданнарын бер­ләштерде. 

Яшел Үзән заводының күргәзмә стендында гражданнарны йөртү билгеләнешендәге суднолар,  аерым алганда 145  проект­лы теплоходлар, 

А 196-2 проектындагы сыек табигый газда эшләүче  двигательле пассажир судно­лары, судно мебеле һәм завод җитештергән башка продукция турында  мәгълүмат стендлары  урнаштырылган иде. 

Заводның халыкара форумда катнашуы  – зур дәрәҗә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International