"Свияжский" тыюлыгында балык тотучы суд каршына басты

2016 елның 11 июне, шимбә

Тулырак мәгълүматны Яшел Үзән шәһәр прокуроры Риназ Калаков сөйләде.

- Югары Ослан районында яшәүче Зөя елгасы территориясендәге култыкта "Свияжский" дәүләт табигый тыюлыгына кергән җирдә ятьмә белән 5 сазан һәм 3 корбан балыгы (лещ) тоткан. Тыюлыкка килгән зыян суммасы 2650 сум белән исәпләнә. Суд утырышында балыкчы үз гаебен тулысынча таныган. Зыян суммасын каплаган һәм башка җинаять җаваплылыгына тартылырлык эшләрдә катнашмаска вәгъдә биргән. Аның 10 мең сум штарф та түлисе бар әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International