Рамазан аенда игелекле гамәл

2016 елның 11 июне, шимбә

Республикада «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте  генераль директоры  Андрей Кузьмин  инициативасы белән  #ПодпишиРодителей#ПодпишиБлизких хэштегы белән «Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧ на яздыр» акциясен бик күп җитәкчеләр хуплап чыкты.

Алар арасында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы  урынбасары Фоат Шәмсиев тә бар.

Фоат Нәҗмиевич «Яшел Үзән»дә басылган барлык язмалар белән танышып бара. Еш кына үз фикерен дә белдерә. «Яшел Үзән» журналистлары   газетага язмалар әзерләгәндә дә күп вакыт аңа  мөрәҗәгать итәргә тырыша. Компетентлы җитәкче бервакытта да  баш тартмый. Бүген дә ул «Яшел Үзән»не  шәһәребезнең имамнары һәм Карамалы Тау имамы адресына яздырды.  Рамазан аенда бик игелекле гамәл.

Сүз уңаеннан, бүген Фоат Шәмсиев үзенең туган көнен билгеләп үтә. Без, редакция коллективы, аны котлыйбыз һәм туган төбәгебез халкының тормышын яхшыртуга куйган  намуслы хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International