“Яшел Үзәндә – “Прайм-лига”

2016 елның 11 июне, шимбә

12 июнь – Россия көнендә Татарстан район һәм шәһәрләрендә футбол матчлары була.

“Прайм-лига” Татарстанда 2011  елда  РФ Дәүләт Думасына  сайлаулар вакытында  оешкан иде.

“Узган  җәйдә  без “Прайм –лига”ны җирле органнарга  депутатлар сайлауда праймериз нәтиҗәләре буенча  уздырган идек. Быел да традицияне дәвам итәргә уйладык һәм кандидатларыбызга лидерлык өчен көрәшне дебатларда түгел, ә бәлки,  футбол кырында  уздырырга тәкъдим иттек”, – ди “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлегенең башкарма комитеты рәисе Андрей Кондратьев.

Прайм-лига  матчы 12 июньдә Татарстан район һәм шәһәрләрендә узачак. Яшел Үзән районында  уен Васильево бистәсендә 10 сәгатьтә башлана. Матчка стартны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Яшел Үзән бүлеге  башкарма комитеты  җитәкчесе Екатерина Пиликова бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International