Озак яткан балык базарда сатуга чыгарга мөмкин

2016 елның 11 июне, шимбә

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге үз тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып хәбәр итүенчә, эре партиядәге озак яткан, сыйфатын югалткан сөләйман балыгы Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Россиянең көнбатыш төбәкләрендә сатылырга мөмкин.

Озак яткан балыкның сәүдә рәтләрендә пәйда булуы гади генә аңлатыла: бәясе кыйммәт булу аркасында 2015 елда тотылган балык тулысынча сатылып бетә алмаган. Узган елгы балыкның күп өлеше складларда саклауда яткан. Ә андый урыннар махсус температура режимына көйләнсә дә, шартлар һәрчак үтәлеп бетми, ди белгечләр. Инде хәзер, нәкъ менә яңа тотылган балык пәйда булган вакытта, озак яткан, сыйфатсыз балыкны кушып сатарга да мөмкиннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International