Яшел Үзәндә ат чабышы урынына мотоблок ярышы

2016 елның 11 июне, шимбә

Килеп җиттек, җәмәгать -  авылларда атлар калмады.

Сабан туеның иң матур  күренешләреннән берсе саналган ат чабышлары уздыру өчен Олы Ачасырда бер ат та  юк. Барын бар инде берничә, әмма  аларны бәйрәмгә махсус әзерләргә,  тәрбияләргә кирәк. Авыр хезмәттә озак хезмәт иткән атларны хуҗалары да  жәлли,  Сабан туена чыгарасы килми. Ә мотоблокка нәрсә, майладың, ягулык салдың -  оча гына!

Аларга да  хезмәтнең авыры  яз көне туры килә. Бакчалар  суккаланды -  бәйрәм итсәң дә ярый. Әнә Олы Ачасыр Сабан туенда  ат чабышында 10(!) мотоблок катнашты. Беренчелекне алган Илгизәр Минһаҗевны гына карагыз! Чыбыркысына кадәр онытмаган бит, чын җайдак инде менә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International