Яшел Үзән районында вагон көпчәкләре шакылдавы астында "контрафакт" алкогольле эчемлекләр сатканнар

2016 елның 24 июне, җомга

Ресторан вагоны директоры пассажирларга спиртлы эчемлекләр белән сату иткән.

Бу эше аны гаепләнүчеләр эскәмиясенә китерә дә инде. – Шушы көннәрдә Яшел Үзән судында моңа кадәр дә хөкем ителгән Свердловск өлкәсендә яшәүче, пассажир поездында ресторан вагоны директоры вазыйфаларын башкаручы гражданинга карата җинаять эше каралды, – дип хәбәр итә өлкән прокурор ярдәмчесе Елена Савельева. – Ул спиртлы эчемлекләр сатарга лицензиясе булмаган килеш, кеше гомерен куркыныч астына куеп, "сул" алкоголь саткан. Поезд "Васильево-Яшел Үзән" аралыгыннан узганда ул закон бозып, спиртлы эчемлекне, сатып алучы роленә кергән оперативникка, гражданин Ф.га саткан. Суд ресторан вагоны директорын җинаять эшләүдә гаепләп чыкты һәм 50 000 сум күләмендә штраф билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International