Читтән торып уку бетерелә

2016 елның 24 июне, җомга

Югары уку йортларында читтән торып белем алуны бетермәкче булалар.

Яңалыклар быелның 1 сентябреннән гамәлгә керә. Дөрес, читтән торып уку бүлекләре тулысынча юкка чыгарылмый. Иң беренче чиратта, әлеге яңалыкның барлык юнәлешләргә дә кагылмавын ассызыкларга кирәк.  Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белдерүенчә, бу киң таралган белгечләр – икътисадчылар, юристлар, менеджерлар, шулай ук “Дәүләт һәм муниципаль идарә итү” юнәлешендә белгечләр әзерләүчеләргә кагыла. Беренче югары белем дә көндезге бүлектә укып кына алынырга тиеш, диелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International