Мәҗбүр итеп өйрәтеп булмаса да

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

ЯҮМР административ-техник инспекция идарәсе районның  төзекләндерү өлкәсендә контрольне киметми. 

Быелның май аенда гына да 130 административ беркетмә төзелде, ел башыннан – 302. 

Инспекция хезмәткәрләре шә­һәр һәм районның санитар чис­талыгына зур игътибар бирә – апрельдән  көн саен диярлек санкцияләнмәгән чүп өемнәрен тикшереп тора. Район торак пунктларындагы тәртип тә читтә калмый.

– Авыл башлыклары  үзләре карамагындагы торак пункт территориясен, җәмәгать урыннарын  тәртиптә тоту өчен административ-техник  инс­пекция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә, – ди АТИ начальнигы Ольга  Абросимова.
Менә шулай, мәсәлән, Зур Ключи  авылы кырындагы чүп өеме АТИ хезмәткәрләре  җир участогы хуҗасын административ  җавапка тарткач кына  юкка  чыгарылды. АТИ хезмәткәрләре беркетмә төзеп кенә калмый, андагыларның үтәлешен дә тикшереп тора. 
Машина хуҗаларының   тимер атларын тиешсез урынга куюы да халыкта  ризасызлык тудыра. Бу  ишегалларын чистартуга, ашыгыч ярдәм,  чүп җыю машиналарының подъезд төбенә үк килүенә комачаулый.  Мондый  хуҗаларны административ җаваплылыкка тарту да уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, шәһәребез Гоголь урамының 44,46,48нче  йортларында яшәүчеләр хәзер  тимер атларын бары тик тиешле  стоянкага гына куя. 
АТИ (административ-техник инс­пекция)  чыбыркысына эләкмәвең хәерле, тәнне авырттырмаса да,   кесәгә шактый  суга ул.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International