Исерек ир Идел уртасында резин көймәсе белән баткан

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

ГИМС хезмәткәрләре батучыны коткарган.

«Чайка» көймә  станциясе янында бер төркем  ир-егет  ял итеп алыр­га уйлый. Араларыннан берәү, резин көймәгә утырып, Идел уртасына йөзеп китә. 

Әмма  елга уртасында бата башлый, иптәшләре тиз арада коткару хезмәтенә шалтырата. Коткаручылар килеп җиткәндә  резин көймә һаваны чыгарып бетерү дәрәҗәсенә җиткән була инде. Бата башлаган ир кешене  судан  чыгарып, беренче медицина хезмәте күрсәтәләр. Хәзер аңа   аек булмаган килеш  көймәгә утырган өчен  административ җаваплылык  яный. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International