Завод тәкъдиме кызыклы иде

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән завод» акционерлык җәмгыяте Петербургта узган ХХ халыкара икътисади форумда катнашты.

Россия балыкчылык федераль хезмәтенең «Рус  балыгы өе»ндә  узган форумда завод эшчәнлеге турында презентация булды һәм анда  заводның төрле проекттагы  балык тоту суднолары төзи алуы турында сүз барды. 

Форумда катнашучыларны заводның тәкъдиме бик нык кызыксындырды. Соңыннан, һәр заказчыга аерым якын килеп,  презентация проектын әзерләргә дигән карарга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International