Июнь аенда хокук саклау органнары хезмәткәрләре «Мәк» оператив-профилактика операциясе башлап җибәрде.
Максаты – наркотиклы үсемлекләрнең законсыз әйләнешен булдырмау. Полицейскийлар дача һәм бакча участокларын тикшерә, хуҗаларына наркотиклы үсемлекләрне законсыз үстерүнең тыелуы турында аңлата. Үстергән очракта гражданнарга 4 мең сумга кадәр штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин. Юридик затларга штрафның күләме 300 мең сумга кадәр җитә. Зур күләмдә булса, гаепләнүченең 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе бар. Шулай ук авыл җирлекләрендә яисә бакчачылыкларда кыргый үсеп утырган наркотиклы үсемлекләр юкка чыгарылмаса, гражданнарга – 2 мең сум, вазифадагы затларга – 4 мең сум, ә юридик затларга 40 мең сум күләмендә штраф салына. Мәк үстерүгә бәйле мәгълүматны 4-46-37 яисә 02 телефоны аша хәбәр итәргә була.