Яшел Үзәндә яңа офис ачылды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Ишетмәгәннәр ишетегез, белгәннәр – башкаларга да җиткерегез, дигәндәй, «Татэнергосбыт»ның Яшел Үзән филиалында халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа офисы ачылды. 

«Кеше аты тирчән, кеше киеме керчән», – диләр, күпме була инде кеше почмагында, акча түләп эшләргә. Биг­рәк тә  алар кебек җитди оешмага. Кайда икән болар, дип, эзләп еракка барып йөрисе дә юк, моңа хәтле утыр­ган бина артында гына «менә дигән» итеп ике катлы офис төзеп куйганнар. Эчке җиһазланышы һәм уңайлыгы һич тә тышкы матурлыгыннан калышмый – барысы да заманча. 

– Биредә куелган моноблок һәм инфомат (халыкча әйтсәк – терминал) белән һәр кулланучы файдалана алачак. Хәтта олы яшьтәге әби-бабайлар да шәхси кабинетларын булдырып, пароль һәм логин ярдәмендә үзләренең электр энергиясенә түләү тарихын белә, шунда ук түли дә алачак, – дип, яңа җайланма белән таныштырды  «Тат­энергосбыт» оешмасының директоры Рифнур Сөләйманов.

– Шундый заманча эш урынына күченүегез белән котлыйм! Бина бар, бөтен шартлар тудырылган –рәхәтләнеп эшләргә генә кала. Тик  әби-бабайларның пароль белән логинны истә калдырачаклары миндә шик тудыра, – диде, районыбыз башлыгы Александр Тыгин.

– Аларны хәтердә сакламаска да була. «Татэнергосбыт»тан килгән түләү квитанциясендәге ОКО һәм «домохозяйство» номерлары – логин булып торачак. Буталмас өчен, пароль итеп тә шуларны ук  алырга тәкъдим итәбез. Шулай иткәндә монда бернинди дә авырлык туарга тиеш түгел, – дип аңлатма бирде инженер Людмила Семенова.

Биредә үз мәшәкатьләре белән килүчеләргә генә түгел, хезмәткәрләр өчен  дә барлык уңайлык­лар һәм шартлар булдырылган. Замана таләпләренә туры китереп салынган әлеге бинага аяк басучылар сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән, ягымлы мөгамәләдән уңай эмоция­ләр генә алсыннар иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International