Королев урамында яшәүче 56 яшьлек ирнең, мәсәлән, «Мобиль банк» аша картасыннан 7600 сум пенсиясе алынган. Хәзер каракны эзлиләр. Ә менә Әйшәдә яшәүче 51 яшьлек ир телефонын югалткан булган. Нәтиҗәдә табышка ия булган беркайда да эшләмәүче 31 яшьлек ир югалып калмаган, тапкан телефон аша шулай ук «Мобиль банк» кулланып 1500 сум акчаны үз кесәсенә күчергән дә куйган.