Видео күзәтү куелачак

2016 елның 22 июле, җомга

«Яшел Үзән» тимер юл станциясе 2016 ел ахырына кадәр видео күзәтү системасы белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә «РЖД» мәгълүмат хезмәте. 

Мондый система Горький тимер юлының 18 вокзал комплексына урнаштырылган инде. «Яшел Үзән» станциясендә видео системаны РЖДның  «Транспорт куркынычсызлыгы» программасы кысаларында куячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International