Яшел Үзәндә уку-методик җыены узды

2016 елның 22 июле, җомга

Биредә шәһәрнең 17 предприятиесе һәм оешмасыннан 100гә якын дружиначы катнашты. Чараны ачып җибәргән полиция начальнигы урынбасары Константин Малыгин тәртип саклауда үз теләге белән катнашкан ирекле ярдәмчеләргә рәхмәт әйтеп, иң активларны котлап узды. Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләккә ирекле халык дружинасының 30 активы лаек булды. Шулай ук полиция хезмәткәрләре административ кануннарны өйрәтү буенча укулар уздырды, терактларны кисәтү һәм булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеге, социаль мошенниклык буенча профилактика турында мәгълүмат җиткерелде. Моннан тыш ирекле дружиначыларга төрле очракларда беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары, ә спорт мәйданчыгында үз-үзеңне саклау өчен физик әзерлек уздырылды, төрле күнегүләр күрсәтелде. Ахырдан дружиначылар патруль-пост хезмәте белән иҗтимагый тәртипне саклауда катнашты.

Белешмә өчен: ярты ел эчендә дружиначылар 100 тапкырдан артык шәһәр урамына дежур торырга чыккан, бәйрәм чаралары вакытында иҗтимагый тәртипне саклау буенча үзләреннән нык өлеш керткән. Алар катнашында 380 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International