30 яшьлек ир-атны электровоз өстендә селфи ясаганда ток суккан

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Ул хәзер авыр хәлдә хастаханәдә интенсив терапия бүлегендә ята, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань».

Ир кеше 24нче июль көнне Займище тукталышында танышы белән электричка көткән була. Платформа яныңда электровоз тукталгач, ул әлеге форсатны кулдан ычкындырмаска уйлый – аның өстенә менеп эффектлы селфи ясарга була, тик нәтиҗәсе генә аяныч тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International