Яшел Үзән башкарма комитеты законсыз төзелгән сарайларны сүтәргә карар кылды

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Районның башкарма комитеты Карл Маркс урамында законсыз төзелгән сарайларны юк итәргә кирәк дигән карарга килде. 

Үзләре төзеп куйган корылмалар 34 һәм 36нчы йорт ишегалларында тора. Хәзер боларны төзегән кешеләр 15 сентябрьгә кадәр ишегалдында сарай төзергә хокук биргән документларны күрсәтергә тиеш. Агач сарайларның законлы төстә төзелүен исбатлый алмасалар, сүтергә туры киләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International