Яшел үзәнлеләрне искәртәбез: янгын чыгу куркынычы зур

2016 елның 6 августы, шимбә

Һава шартларының коры булуы сәбәпле, коры үлән, сүндерелми калдырылган тәмәке төпчеге яки шырпыдан гөлт итеп ут кабынырга гына тора.

Шушы бәла-казаларны булдырмау йөзеннән, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елның язында  ук “2016 елның язгы-җәйге чорында Яшел Үзән муниципаль районы торак пунктларындагы икътисад объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү турында” карар кабул итте. Карарда билгеләнгәнчә, бу чорда коры үлән-курпы, чүп-чарга ут төртү тыела. Әлеге карарны үтәү йөзеннән барлык ял, экономика, авыл хуҗалыгы объектларында, балалар ял лагерьларында, бакчачылык җәмгыятьләрендә планнан тыш тикшерүләр үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International