Яшел Үзән сайлаучылары игътибарына

2016 елның 20 августы, шимбә

18 сентябрь -  Россиядә закон чыгаручы  иң югары орган – җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына  депутатлар сайлау  көне. 2016 елда  Дәүләт думасына  сайлаулар  яңартылган регламент буенча барачак.

Дөрес, бу тәртип яңа түгел түгелен -  1993дә алып 2003 елга кадәр сайлау кампаниясе  шундый тәртиптә барды, аннан  бу система  бетерелде.

Сайлауларның катнаш  тибы  кире кайтарыла. Ул партиядән һәм  бер мандатлы округлардан сайлана торган депутатларның пропорциональ нисбәтендә  чагыла. Дәүләт Думасына төрле партияләрдән 450 вәкил, ягъни 225 кеше -  гамәлдәге  партияләрдән, 225 кеше округлардан сайлана.  Моннан шул аңлашыла: сайлаучылар ике бюллетень  буенча  партиядә һәм округлардан кандидатларны сайлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International