Машинада бала калдырсаң, җавапка тартачаклар

2016 елның 20 августы, шимбә

Казанда 6 айлык баласын машинада калдырган ананы җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

13 августта бер ханым машинасында баласын калдырып, кибеткә кереп китә. Өстәвенә ул машинасын тиешсез урынга куя. Кагыйдә бозу сәбәпле, машинаны эвакуаторда штрафстоянкага алып китәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның арткы утыргычында автокреслода бала утырганын күрми. Кечкенә баланы куркыныч хәлдә калдырган өчен әлеге ананы җинаять җаваплылыгына тартырга телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International