«Калибр» ракетасын йөртүче «Вышний Волочек» корабле суга төшерелде

2016 елның 27 августы, шимбә

Россиянең Кара диңгез флоты өчен «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда 21631 проекты буенча төзелгән «Калибр-НК» канатлы ракета йөртүче корабльнең чираттагы  алтынчысы – «Вышний Волочек» дип исемләнгәне –  суга төшерелде. 

Моңа кадәр тапшырылган кече ракеталы корабльләр «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» шушы көннәрдә Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә узган укулар вакытында үзләренең «Калибр»ларын Сирия һәм Россия­дә тыелган «Ислам дәүләтләре» оешмаларында сынаганнар. Яшел Үзәндә 21631 проекты буенча барысы 9 судно төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International