Татарстанда киек кошларга ау ачыла

2016 елның 3 сентябре, шимбә

3 сентябрьдә кичке сәгать 5тән киек кошларга ау сезоны ачыла. 

Бу хакта Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе хәбәр итә.

Киек кошлар берничә төркемгә бүленә: сазлык-болын кошлары, су кошлары, дала һәм кыр кошлары. Ау кагыйдәләре буенча, сунарчылар Татарстан һәм Россиянең Кызыл китабына кергән кошлар турында мәгълүматлы булырга тиеш. Әлеге китапка кергән кошларны атарга рөхсәт ителми. Моннан тыш, бу сезонда Татарстанда суер, көртлек, боҗыр һәм соры көртлекләрне дә атарга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International