«Зөя ухасы-2016»

2016 елның 3 сентябре, шимбә

3 сентябрьдә Зөя утрау-каласында үзенчәлекле чара узачак. 

Ул «Зөя ухасы-2016» дип аталган гастрономия фестивале. Корбан балыгы очраклы гына утрау символы булмаган. Ул Зөя утрау­каласы гербына кертелгән. Чөнки монда җирле халык элек-электән балыкчылык белән шөгыльләнгән һәм бу традиция бүген дә дәвам итә. Шуңа күрә  утрауда хуш исле уха пешерүнең бөтен серләрен беләләр дә инде.

Фестивальнең оештыручысы — дәүләт тарихи-архитектура музее һәм «Остров-град Свияжск» музей-тыюлыгы.

14 сәгатьтә башланачак бу гастрономия фестивалендә теләгән бөтен кеше катнаша, өстәвенә уханы үзе дә пешереп карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International