Яшел Үзәндә «Хосусыйчы» (частник) операциясе бара

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Яшел Үзәндә юл иминлеген  тәэмин итү максатыннан 5сеннән алып 25 сентябрьгә кадәр «Частник» профилактик  операция башлана.

Аны ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе  ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте белән берлектә башкара.

Операция барышында үзйөрешле техниканың, прицепларның  техник торышы, тракторист-машинистларның таныклыкларының категорияләренең тәңгәл килеше,  теркәлү документларының дәүләт таләпләренә  җавап бирүе тикшерелә. Кагыйдә бозулар ачыкланган очракта РФ КоАП ярашлы рәвештә административ чаралар кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International