Яшел Үзән заводы — «Армия-2016»да

2016 елның 10 сентябре, шимбә

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыяте  делегациясе Мәскәү өлкәсе Кубинка шәһәренең «Патриот» паркында  узган «Армия-2016» халыкара хәрби-техника форумында катнашты.

 «Армия-2016» форумы елның иң эре вакыйгаларының берсе.  Монда РФ Хәрби Көчләре сафындагы 500дән артык эре хәрби  техника күрсәтелде.  Районыбызның оборона заводы да  биредә өч корабль төзү өчен контрактка кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International