Яшел Үзәндә китапханә ачылды

2016 елның 10 сентябре, шимбә

Китап сөючеләр игътибарына!

1 сентябрь көнне укучыларны белем дөньясына сәяхәт кылырга дәшеп мәктәпләрдә, кабат кыңгырау чыңлады. Шул ук көнне Мирный бистәсендә балалар китапханәсе ачылды. Әлеге китапханә “Ал җилкәннәр”мәдәният үзәгендә урнашкан. Китапханәдә 20 меңгә якын китап,балалар өчен рус һәм татар телләрендә газета һәм журналлар бар. Китапханәчеләр барлык китап сөючеләрне үзләрендә көтеп калалар. Ә без исә китап укучыларыбызга, китапханәне ачарга ярдәм иткән спонсорларга - сәламәтлек, уңышлар, күңел тынычлыгы, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International