Яңартылган цехта

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Машина төзүчеләр көне алдыннан «А.М.Горький исемендәге завод»та  модернизациядән соң 8нче цех ачылды. 

Цехның  производство (слесарьлар, токарьлар, электр белән эретеп ябыштыручылар,  фрезерчыларның эш урыннары) һәм көнкүреш  участоклары  ремонтланган, электр чыбыклары, су торбалары һ.б. алмаштырылган. Эретеп ябыштыру участогы  яңартылган һәм башка шундый эшләр башкарылган.  Тайваньда җитештерелгән Takisawa үзәге дә куелган. 

Цехны ачу тантанасында  модернизацияләүгә шәхси өлешен кертүче күп кенә эшчеләр  бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International