Грипптан сакланабыз

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Елдагыча көзен халыкны гриппка каршы вакцинациялиләр. 

Быел 63 150 кешегә прививка ясау каралган. Бу 47 930 өлкән кеше, 15 220 балалар дигән сүз. Гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләргә шәһәрдә поликлиникаларга, ә районда Осиново, Норлат, Карамалы Тау, Әйшә, Зур Ключи җирлекләрендәге дәваханәләргә бару мөһим. «Сәламәтлегегез үз кулыгызда, прививка ясатырга кирәк», — дип җитәкчеләр алдында чыгыш ясады шәһәр һәм районның баш табибы Илгиз Һидиятов. Прививка ясау кампаниясе 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International