Яшел үзәнлеләргә социаль яклау турында мәгълүмат

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

«Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе» ГАУЗ җитәкчелеге инвалидлык группасы булган кешеләргә шуны җиткерә: социаль хезмәтләр җыелмасын алуга гариза язар өчен Пенсия фондына 2016 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Бу җыелмадан баш тартмавыгызны сорыйбыз, чөнки Сезнең авыруны дәвалау компенсациядән кыйммәткә төшүе ихтимал, ә җыелманы  кире кайтару 2017 елда гына  мөмкин булачак.  Ягъни сезнең гаризаны  2017 елның 1 октябреннән соң гына карый алачаклар. 

Өстәмә рәвештә тагын шуны да хәбәр итәбез, социаль җыелмадан  баш тартмаучылар һәм    хокук­ларын  2016 елның 1 октябренә кадәр торгызучылар өчен Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе чираттан тыш бушлай комплекслы тикшерүләр үткәрә (хатын-кызлар өчен: маммография + җенси органнарга УЗИ һәм кирәк булса, профильле белгечләрдән консультацияләр). Комплекслы тикшеренү узар өчен  Яшел Үзән шәһәренең К.Маркс урамындагы 5нче йортта урнашкан консультатив-диагностика поликлиникасы регис­тратурасына мөрәҗәгать итәргә һәм үзең белән паспорт, полис, СНИЛС һәм социаль хезмәтләрне кире кайтаруны дәлилләүче документ (аны гариза биргәндә Пенсия фонды бирәчәк) алып килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International