Сак булыгыз – телефон мошенниклары

2016 елның 30 сентябре, җомга

Хокук саклау органы хезмәткәрләре тагын  халыкка мөрәҗәгать итәргә  мәҗбүр, чөнки телефон аша мошенниклар провокациясенә эләгүчеләр арта. 

Алдаулар алдан уйланылган схема буенча алып барыла. Шуңа күрә бик игътибарлы булырга кирәк. Менә шулай, 20 сентябрьдә  Яшел Үзәндә яшәүче 80 яшьлек  әби ДТП кылган улын җаваплылыктан алып калам дип, мошенникларга 45 мең сум акчасын күчергән.

Пенсионер хатынның кесә телефонына улы тавышы белән билгесез кеше шалтыратып, ДТП чыгаруы һәм аның өчен җитди срок янавы турында хәбәр итә. Пенсионер сүзләренә караганда,  мошенниклар аңа акча түләнгән очракта бу эшнең йомылып калачагын хәбәр итә. Зур бәлагә тарыган улын коткарырга дип ана  беркем белән киңәш­ләш­мичә, мошен­­никлар өйрәтеп торуы буенча төрле банкоматлардан төрле номерларга  акча күчерә. Акча күчереп бетергәннән соң гына Казанда яшәүче улына шалтырата. Улының ДТПга эләкмәвен белгәч, алданган карчык кайгырып, йөрәк өянәге белән дәваханәгә эләгә.  Хәзерге вакытта карчыкка  шалтыратучы мошенникларның  Самара өлкәсеннән булуы ачыкланды. 

Менә шундый ялганнарга эләкмәс өчен һәр мәгълүматны башта тикшерергә, туганнар белән киңәшләшергә, аз гына шик туса да,  полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Бервакытта да билгесез номерларга  һәм кешеләргә акча күчерергә ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International