Яшел Үзән урманында 6 гөмбәче адашкан

2016 елның 30 сентябре, җомга

Гадәттән тыш хәл кичә кич булган – Яшел Үзән районы Иваново бистәсе янындагы урманда 6 гөмбәче адашкан.

Коткаручылар аларны 2,5 сәгать буе эзләгән. Нәтиҗәдә 0,15 квадрат километр урманны тикшереп чыкканнар. Шуннан соң гына, 19:55 сәгатьтә гөмбәчеләр табылган. Алар – 1956 елгы ике ир-ат, 1955 елгы хатын-кыз, 1978 елгы ир-ат һәм 1982 һәм 1956 елгы ике хатын-кыз булып чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International