26 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республикада юл иминлеге “Тормыш иминлеге өчен юлларда иминлек” VI Халыкара конгресска багышланган “Иминлек атналыгы” игълан ителгән иде.
Бу чорда балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмы профилактикасына зур игътибар бирелеп, төрле чаралар үткәрелде.
Бу бик җитди тема, чөнки балалар катнашында республикада аварияләр артуга таба бара. 2016 елның 8 аенда республикада балалар катнашында 416 ДТП теркәлеп, 10 баланың гомере өзелгән, 442се җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ДТПлар саны 49га арткан. Ә Яшел Үзәндә балалар катнашында 10 ДТП булып, 10 бала имгәнүләргә дучар ителгән.
Иминлек атналыгы барышында шәһәрнең “Чишмә” 31нче балалар бакчасында “Юл – Тормыш символы” чарасы уздырылды. Анда шушы акциянең символы һәм юлда Тормыш символы - кояшны, ә таҗлары - җәяүлеләр юлын, сабагы юлны хәтерләткән ромашка сайланган иде.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар агитбригада белән чыгыш ясап, ата-аналарга ромашкалар таратты. Һәр ата-ана ромашка таҗларына үзләренең теләкләрен язды.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева әлеге чарада юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Һәр балага “Игътибар мин барам!” ут кайтаргыч билгеләр дә тараттылар.