Медицина кабинеты янында сыра

2016 елның 30 сентябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре  9 сентябрьдә «халык контроле»нә килгән хәбәр буенча тикшерү уздырганда Комаров урамында медицина учреждениесе янында (стоматология) бүлеп сыра сату кибете урнашуы фактын ачыклаган.

– Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының 2013 елның 29 маендагы «Якын-тирәсендә алкоголь продукциясен салып  сату тыелган оешмалар һәм объектлар чикләре турында»гы 1224нче карарына ярашлы рәвештә андый учреждениеләрдән әлеге кибетләрнең ераклыгы 15 метрдан да ким булмаска тиеш, – дип аңлата контроль-инс­пекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. – Әлеге очракта  ераклык 7 метрдан артып китә. Шәхси эшмәкәргә беркетмә төзеләчәк. Ә хәбәр итүчегә 1 мең сум бүләк итеп биреләчәк. Искә төшерсәк, август аенда гына  шундый ук хокук бозу буенча эшмәкәргә 5 мең сум административ штраф салынган иде.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International