Экстремизмга урын юк!

2016 елның 7 октябре, җомга

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысасында  Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре  террорчылык һәм экстремизм профилактикасына юнәлтелгән чаралар үткәрде.

Җәмгыятьтә яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм идео­логиясе чагылышларына карата түземсезлек атмосферасы тудыру максатыннан чыгып, балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча  бүлек хезмәткәрләре  уку йортларында  лекцияләр уздырды. Менә шулай, Әйшә урта мәктәбендә  ПДН инспекторы Лилия Хәмидуллина  X һәм XI сыйныф укучылары өчен интерактив уен оештырды.  Полиция майоры башта укучылар белән әңгәмә барышында Россиядә яшьләр экстремизмы торышы турында сөйләде. Экстремизм категориясенә кертелгән символлар һәм билгеләрне күрсәтте. Профилактика отрядлары  корал җыю элементлары һәм башкалар белән таныштырды.

Башлангыч сыйныфларда  «Җиребез – туган йортыбыз» дип аталган сыйныф дәресе файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International