Иң яхшы фрезеровщик

2016 елның 15 октябре, шимбә

Һөнәри осталык  бәйгеләре «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда  гел булып тора. 

Бу юлы бәйге  командалар һәм аерым эшчеләр арасында барды.  

Беренче өлештә   теория буенча ярышкан булсалар, икенчесендә булган белемнәрен практикада кулландылар.  Кискен көрәштә беренчелекне командалар буенча 9нчы цех  фрезеровщиклары  алды. Ә шәхси  ярышта жюри Илфат Вәлиевне һөнәре буенча иң яхшы дип тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International