Октябрь аенда Яшел Үзәндә «Татарстан Республикасында яшәүче картасы»н тапшыру процессына старт бирелде. «Ак Барс» банк ААҖнең картасы беренчеләрдән булып журналистлар алдында механика көллияте директоры Виктор Мухановка тапшырылды.
Универсаль пластик карта чиплы һәм «Ак Барс» банк мультисервис карталары базасы рәвешендә эшләнгән, ягъни ул әйберләр сатып алганда карта хуҗасына MasterCard PayPass® контактсыз технологиясе ярдәмендә мизгел эчендә түләү мөмкинлеге бирә, карта хуҗасын тиңләштерү һәм электрон хезмәтләр күрсәтү өчен социаль әһәмияте бар.