ПОЗиС Россиянең һәм БДБ илләренең төрле төбәкләреннән сервис хезмәте белгечләре һәм әлеге хезмәт җитәкчелеге өчен ике көнлек семинар-практикум уздырды.
Семинарда ПОЗиС белгечләре чыгыш ясады. Катнашучылар суыту продукциясен җитештерүнең тулы процессын карады. Семинар ахырында анда катнашучыларга POZIS көнкүреш техникасына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча укулар үткәне турында таныклыклар тапшырылды.