Сбербанк үз банкоматларыннан акча урлауның яңа төрен ачыклаган

2016 елның 21 октябре, җомга

Әлеге төр җинаять банкоматларның аерым модельләрендә генә башкарыла, ди Сбербанк җитәкчелеге.

Сбербанк банкоматлардан акча урлауның яңа төрен ачыклаган. Мошенниклар банкоматтан акчаны махсус шина ярдәмендә суыртып ала, дип хәбәр иткән Россия банкы рәисе урынбасары Станислав Кузнецов "Акча әйләнешен үстерүнең актуаль мәсьәләләре" халыкара конференциясендә.

"Әлеге тенденция биш-алты ай элек барлыкка килде, ул drilled box дип атала. Мошенниклар банкоматта берничә тишек бораулый һәм махсус шина ярдәмендә аның эчендәге акчаны суыртып ала. Бу банкоматларның кайбер төрләрендә башкарыла, без аларның маркаларын беләбез", - дигән ул.

Әгәр куркынычсызлык таләпләре үтәлмәсә, 80 мең банкоматы булган Сбербанк әлеге банкоматларны җитештерүчеләр белән хезмәттәшлектән баш тартачак, дип кисәткән Кузнецов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International