Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерләгән.
"Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварына кадәр ана капиталы күләмен инфляция үсеше темпын исәпкә алып ел саен карауны туктатырга тәкъдим ителә", - диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә дип яза tatar-inform "Интерфакс"ка сылтама белән.
Белдерелгәнчә, мондый карар "илдәге финанс-икътисади вазгыятьне исәпкә алып", шулай ук министрлыкта закон буенча бөтен социаль түләүләр индексацияләнәчәк бердәм дата билгеләргә тәкъдим ителә.