Яшел Үзәндә ир-ат үтерү белән янап бер хатынны өенә алып кайтып көчләгән

2016 елның 21 октябре, җомга

Яшел Үзәннең Фрунзе урамындагы паркта  бер ир 28 яшьлек хатын-кызга ташлана, акчасын талап ала һәм, үтерү белән куркытып, Гагарин урамындагы фатирына алып кайта.

Үз өендә әлеге яшь хатын-кызны көчли. Иртәгәсен бу хатын-кыз әлеге фатирдан чыгып кача һәм  хокук сакчыларына хәбәр итә. Җинаять буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә тикшерү комитеты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International