Халык контроле

2016 елның 28 октябре, җомга

Яшел үзәнлеләрнең, күптән түгел ачылган юнәлешләр буенча  Дәүләт мәгълүмат системасының “Халык контроле”нә  зарланып, бүләк алу мөмкинлеге бар.

Татарстанның “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасында  күптән түгел ачылган түбәндәге категорияләр буенча белдерү бирү мөмкинлеге барлыкка килде:

*”Авыл хуҗалыгы” (шул исәптән сөт сатып алу бәяләре буенча). ТР Президенты кушуы буенча, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аена ике тапкыр сөткә аеруча кулай сатып алу бәяләрен урнаштырачак.

*”Экстремизм, дин һәм милләт җирлегендә туган конфликтлар”.

*”Этил спиртлы, алкоголь һәм спиртлы продукцияләрнең законсыз җитештерелүе һәм әйләнеше (берәмлекләп сату монда керми)” (бу категориядә 1000 сумнан алып 3000гә кадәр матди бүләк каралган).

Урындагы затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында, белдерүләрдә күрсәтелгән тәртип бозу урыннарында тикшерүләр уздырачак. Аның нәтиҗәсендә әлеге тәртип бозу факты ачыкланса, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе акчалата бүләкне бу турыда хәбәр итүчегә  тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International