Эчемлекне Казахстаннан ташыйлар

2016 елның 29 октябре, шимбә

Йөртүчесе Казан кешесе була.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин аңлатуынча, автотранспортны тикшерә башлыйлар. Аның кузовында Казахстан Респуб­ликасында җитештерелгән 2 тонна спиртлы эчемлек табыла. Шешәләргә 45 градуслы «Наполеон» азык-төлек өстәмәсе-ароматизаторы» дип язылган этикетка ябыштырылган була. Документлар буенча йөк  Ульяновскидан Удмуртиягә барырга һәм Пермь өлкәсендәге территориядәге фирмага тапшырылырга тиеш булган. 

Әлеге факт буенча Яшел Үзән территориаль органы   административ эш кузгатып тикшерү алып бара. Тартып алынган продукция үрнәкләрен алар экспертизага җибәргәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International