26 октябрьдә шәһәребезнең 5нче татар гимназиясендә үзенчәлекле вакыйга булып узды.
Анда район һәм шәһәрнең атаклы укытучылары династияләренә багышланган күптән көтелгән «Мәгърифәт нурлары балкышы» китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Чарада әлеге китапны нәшер итүгә үз өлешен керткән авторлар, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, укытучылар катнашты. Китап бик эчтәлекле һәм аңа очерклар, истәлекләр, хронологик язмалар тупланган. Аларда иң мөһиме укытучы һөнәренә дан җырлана. Әлеге тәкъдир итү бәйрәменнән тулырак язма газетаның киләсе саннарының берсендә булачак.