«Яшел Үзән» – җиңүче

2016 елның 29 октябре, шимбә

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  агентлыгы РФ Дәүләт Думасына  депутатлар  сайлауны иң яхшы яктырткан  республика  басмаларын, радио-телевидение хезмәткәрләрен бүләкләде.

 Алар арасында «Яшел Үзән» дә бар!

Татарстанда сайлаучыларның активлыгы зур булуда  журналистика өлкәсендә эшләүчеләрнең дә  өлеше шактый булуына басым ясалды. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин  «Яшел Үзән» газетасында  сайлау уңаеннан басылган материалларны шәхсән укып чыгуын һәм газетаны яратып калуы турында әйтте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International