Яшел Үзәндә - министр урынбасары

2016 елның 5 ноябре, шимбә

Бу атнада Яшел Үзәнгә визит белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов килде.

 Ул “Татарстанда яшәүче картасы”ның ни дәрәҗәдә функциональ булуын тикшерде.

Беренче тукталышы – Королев урамындагы 3нче поликлиника. Биредә инновацион “пластик”ның табибларга да, авыруларга да эшнең җиңеләйтүен күрде. Аннан Казаннан килгән делегация Ленин урамындагы үзәк даруханәгә юнәлде. Монда, шулай ук шәһәрнең 4 дәүләт даруханәсенә, рецептлар табиблардан электрон рәвештә килә. Бу шулай ук авыруларга рецепт буенча дару алу процессын гадиләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International