“Үзгәреш җиле”нең йомгаклау концертлары сериясен 2017 елның язында кабатлыйлар

2016 елның 12 ноябре, шимбә

“Үзгәреш җиле” фестивален оештыручылар, музыкаль вакыйгага карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын исәпкә алып, шоуны дәвам иттерергә булган.

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды.

Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уңыш белән үткән “Үзгәреш җиле” фестивале 2 мең чамасы тамашачы җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International