2017 елның 1 гыйнварыннан автомобильдә балаларны йөртү кагыйдәләре үзгәрә

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Яңа елдан 7 яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычында махсус җайланмалардан башка йөртергә рөхсәт ителәчәк.

Автокресло баланың авырлыгына һәм буена карап сайланырга тиеш. Яңа елның 1 гыйнварыннан 7 яшькәчә баланы машинада үзен генә калдыру тыела.
Шулай ук штраф күләме дә үзгәрер дип көтелә. Автокреслосыз йөргән өчен 3 мең сумга кадәр, ә машина салонында баланың үзен генә калдырган өчен 500 сум күләмендә штраф түләтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International